news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында автомобиль янган

Машина белән идарә итүче егет имгәнгән.

Буа районында автомобиль янган

(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Бүген иртәнге сәгать дүрттән соң республиканың Буа районы Бик Ути авылы янында юл-транспорт һәлакәте булган.

«Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләгәнчә, «Лада» автомобиле белән идарә итүче яшь ир-ат «Керү тыела» билгесен бәрдергән һәм юлның ремонт бара торган өлешенә кергән. Автомобильгә шунда ук ут капкан.

«Машина белән 25 яшьлек егет идарә иткән. Аның башы бәрелгән һәм ирене ярылган, күкрәге авыртуга зарланган. Аны ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып киткән», — диде шаһитлар.


news_right_1
news_right_2
news_bot