news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

Комбайнчылар эшенә атна саен йомгаклар ясала, беренче, икенче, өченче урыннарны алган комбайнчылар акчалата премияләр белән бүләкләнә.

Буа районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр
agro.tatarstan.ru

(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров һәм район Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе башлыгы Рәнис Габитов уракта эшләүче алдынгы комбайнчыларны бүләкләде. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Комбайнчылар эшенә атна саен йомгаклар ясала, беренче, икенче, өченче урыннарны алган комбайнчылар акчалата премияләр һәм район башлыгының рәхмәт хатлары  белән бүләкләнә. 

Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/23/192087/

Бу атнада  районда  югары  күрсәткечләргә  ирешкән  иң  яхшы  комбайнчылар  булып  түбәндәгеләр  танылды: Илдус Насыйбуллин​ - «Коммуна» ҖЧҖеннән, Сергей Мостяков һәм  Рәдис Төхвәтуллов - «Авангард» ҖЧҖеннән. Алар Акрос-500​ комбайннарында 1232, 1171, 1162 тонна ашлык суктырдылар. 

Дмитрий Сидоров, Фирзәр Хәттапов һәм​ Наил Зәйнетдинов - «Авангард» ҖЧҖеннән, Нью Холанд комбайннарында 1625, 1619, 1525 тонна ашлык суктырып, шулай ук атна алдынгылары булдылар.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча,  Буа районында  23 августка  26,2 мең  гектарда  иген суктырылган, бу барлык мәйданның 52%ын тәшкил итә, 81,5 мең тонна  ашлык  җыелган, бер гектардан  уртача  уңыш - 31,1 центнер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100