news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында 6 яшьлек баланың башын эт тешләгән

Үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм бүлеге” хезмәткәрләре белдерүенчә, сабыйга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән.

(Буа, 14 май, "Татар-информ", "Байрак"). Бу районы Адав-Толымбайда урамда уйнап йөргәндә 6 яшьлек баланың башын эт тешләгән.

Авыл медпунктыннан алынган мәгълүматларга караганда, бала күрше эте аркасында каза күргән, ул, ычкынып, ачык капкадан чыккан булган.

Үзәк дәваханәнең “Ашыгыч ярдәм бүлеге” хезмәткәрләре белдерүенчә, сабыйга тиешле медицина ярдәме күрсәтелгән. Аның берничә урыннан яраларын ямаганнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100