Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа районында 14 яшьлек малай суга батып үлгән
Яшүсмер Бикмураз бистәсе янында фермер казып ясаган сулыкта коенган булган.
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Буа районында ясалма сулыкта 14 яшьлек үсмер суга батып үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Бикмураз бистәсе янында фермер казып ясаган сулыкта яшүсмер суга баткан. Бүген төн уртасыннан соң Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына шул хакта хәбәр килде. Баланың әти-әнисе кичә кич белән борчыла башлаган. Малай урамга чыгып киткән һәм кире кайтмаган. Алар бу турыда полициягә хәбәр иткән", - дип сөйләделәр ведомствода.
Урынга коткаручылар килгән. Алар ярдан метр ярым чамасы ераклыкта баланың мәетен табып алган һәм полиция хезмәткәрләренә тапшырган.
Фаҗига коенырга ярамаган урында олылардан башка гына су керү аркасында килеп чыккан, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз