news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы үзәк дәваханәсендә авыруларны беренче тапкыр проктолог кабул итә башлаган

Елга бер тапкыр булса да, проктологка күренергә киңәш ителә

 (Казан, 17 июль, “Татар-информ”). Район үзәк дәваханәсендә авыруларны беренче тапкыр проктолог кабул итә башлады. Ул эчәк авыруларыннан интегүчеләрне дәвалаучы табиб. Хәзер бу төр пациентларга Казанга барырга кирәкми, табиб Рамил Җәләлов катлаулы операцияләр дә ясый, дип яза “Байрак” газетасы.
Проктология чирләренең барлыкка килүе кешенең яшәү рәвешенә һәм мохиткә бәйле. Бала тапкан вакытта, артык гәүдә авырлыгы, аз хәрәкәтләнү, даруларны контрольсез куллану, дөрес тукланмау да проктология авыруларын китереп чыгаручы факторларга керә. Кешегә елга бер тапкыр булса да, проктологка күренергә киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot