Буа районы үзәк дәваханә базасында гериатрия кабинеты ачылды
Гериатр социаль хезмәткәр ролен дә үти.

(Буа, 2 август, "Татар-информ", "Байрак", Әлфинур Йосыпова). Буа районы үзәк дәваханә базасында 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларга медицина, социаль, психологик ярдәм күрсәтүче гериатрия кабинеты ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Табиб-гериатр Әлфия Зыятдинова пациентларны махсус җиһазландырылган кабинетында кабул итә. Аның сүзләренчә, гериатр ярдәменә мохтаҗ әби-бабайларны участок табиблары җибәрә. Аларның күбесе психологик ярдәм сорап килә, табибка эчке кичерешләрен, зарларын сөйлиләр.
Гериатр социаль хезмәткәр ролен дә үти. Ул әби-бабайларның тормыш шартларын, алар белән яшәүчеләрнең ничек кайгыртулары хакында белешә. Проблемасы булса, чишәргә алына.