news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы Вольнистан авылында урам утлары май аеннан бирле янмый

Бу эшне 2014 елда республика программасы нигезендә Казанның “Средневолжскэлектросетьстрой” предприятиесе башкарган булган.

(Буа, 11 февраль, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районы Вольнистан авылының Калинин урамында урам утлары май аеннан бирле янмый. Калинин урамында яшәүчеләр үзе кабынып-сүнүче утларның рәхәтен озак күрә алмады. Узган елның май аеннан бирле лампочкалар кабынмый. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыл җирлеге башлыгы Рамил Җамалетдинов белдерүенчә, баганадагы утларны ремонтлап, карап тору аның җаваплылыгына керми. Җирлек бары тик кулланылган электр энергиясе өчен генә түләргә тиеш. Бу эшне 2014 елда республика программасы нигезендә Казанның “Средневолжскэлектросетьстрой” предприятиесе башкарган булган.

Предприятиенең Буадагы пункты җитәкчесе Роберт Шагалиев әйтүенчә, авыллардагы урам утларын ремонтлау шулай ук алар карамагында түгел. Әлеге эшне авыл җирлеге җитәкчелеге “Средневолжскэлектросетьстрой” ның Казандагы баш предприятиесенә рәсми рәвештә мөрәҗәгать итүдән башларга кирәк. Яктырткычлар берничә ел гарантиядә булу мөмкинлеге дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100