news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы почта бүлегендә пенсияләрне урлау очраклары ачыкланды

Клиентларга акча тулы күләмдә түләнелгән, әлеге вакыйга халыкка һәм оешмаларга хезмәт күрсәтүгә тәэсир итмәгән.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). Буа районы почта бүлеге җитәкчесенең пенсия һәм субсидияләрне үзләштерү факты эчке тикшерү нәтиҗәсендә ачыкланган. Бу турыда «Татарстан почтасы» идарәсе матбугат үзәге хәбәр итә.

Клиентларга акча тулы күләмдә түләнелгән, әлеге вакыйга халыкка һәм оешмаларга хезмәт күрсәтүгә тәэсир итмәгән. Хокук бозучы хезмәткәр эшеннән азат ителгән. Мондый очракларны азайту һәм булдырмау өчен, филиалда эчке контроль-ревизия нәтиҗәлелеген арттыру эшләре алып барыла, хезмәткәрләрнең эшчәнлеге тикшерелә, эшкә алганда кандидатларны сайлап алу системасы катгыйлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы район эчке эшләр бүлегенең Буа районы почта бүлегендә пенсия һәм субсидияләр урлау буенча тикшерү башлавы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot