news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы Иске Суыксу авылында мәдәният йорты ачылды

70нче елларда төзелгән әлеге бинага ремонт күптән таләп ителгән иде.

 (Буа, 13 октябрь, "Татар-информ", "Байрак"). Быел яз республика программасы буенча Мәдәният йортын төзекләндерү эшләре башланып китте. Мәдәният йорты төзүчеләр тырышлыгы белән танымаслык булып үзгәрде. Бу атнада тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты, дип яза җирле басма.

Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, сүз алып, суыксулыларның мәдәният йортыннан өзелмәүләрен, һәрвакыт шулай тулы заллар булуын теләде. Ул төзүчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп, Мактау грамоталары тапшырды. Казан кунагы әлеге чара белән тәбрикләп, мәдәният йортына Татарстан Президенты исеменнән кирәкле әйберләр сатып алуга сертификат бирде. Аннан барысы да яңартылган мәдәният учагы белән таныштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot