Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Буа районы Чуаш Киштәгендә авыл Советы бинасы ачылды
Әлеге бинада почта бүлекчәсе һәм полициянең участок вәкиле бүләмәсе дә урын алган.
(Буа, 22 апрель, "Татар-информ", "Байрак"). Чуаш Киштәгендә авыл Советы бинасы ачылды. Ул авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын капиталь төзекләндерү программасы буенча яңартылды, дип яза җирле басма.
Чуаш Киштәге авылы халкының шатлыгын муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да уртаклаштылар. Авыл җирлеге башлыгы Иван Павлов яшәүчеләр исеменнән җитәкчеләргә һәм бинага капиталь ремонт үткәргән “СтройГарант” төзүчеләренә рәхмәтен җиткерде. Әлеге бинада почта бүлекчәсе һәм полициянең участок вәкиле бүләмәсе дә урын алган. Алар бу авылда яшәүче 650дән күбрәк кешегә хезмәт күрсәтәләр.
Марат Җаббаров әйтүенчә, капиталь төзекләндерү эше алга таба да дәвам итәчәк. Өч елда барлыгы өч авыл җирлеге бинасы ремонтланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз