news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы басуында чөгендер төягечкә эләгеп, эшче ир-ат һәлак булган

Фаҗига буенча тикшерү үткәрелә.

(Казан, 10 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә, 9 октябрь көнне, Буа районы Чуаш Аксуы авылы янында кыр эшләре барышында фаҗига була. 30 яшьлек ир-ат чөгендер төягеч бункерына эләгеп үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Фаҗига буенча тикшерү башланган. Якынча мәгълүматларга караганда, ир-ат бункерда скелет сөякләре сынып үлгән. Бу хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot