news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы башлыгы кырларның торышы белән танышты

Хәйретдинов фермер хуҗалыгында заманча авыл хуҗалыгы техникалары белән машина-трактор паркын тәэмин итүгә игътибар бирелә.

(Буа, 2 июль,"Татар-информ", "Байрак"). Буа районы башлыгы Марат Җаббаров, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ранис Габитов район һәм фермер хуҗалыкларында булып, бүгенге көндә кырчылыкта алып барган эшләрнең барышы, иген кырларының торышы белән танышты.

Беренче “Дружба” агрофирмасының “Память Ленина” бүлекчәсенең 500 гектарлы борчак кырында булдылар. Агрофирманың баш агрономы Роберт Габбазов белдерүенчә, соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар файдага булды.

Агрофирмада көзге культураларны 4500 гектада чәчү планлаштырыла. Моны өчен җир әзерләнгән. “Агрохимсервис” җәмгыятенең Ямбулат ярдәмче хуҗалыгында чәчү технологиясе төгәл үтәлгән – шикәр чөгендере рәт аралары эшкәртелгән, минераль ашламалар кертелгән.

Хәйретдинов фермер хуҗалыгында заманча авыл хуҗалыгы техникалары белән машина-трактор паркын тәэмин итүгә игътибар бирелә. Быел гына 5 миллион сумга ашлык суктыру комбайны, 1,2 миллион сумга “Беларусь” тракторы һәм 3,3 миллион сумга туфрак эшкәртү агрегатлары сатып алынган. 2004 елдан бирле эшләүче Илдус Хәйретдинов хуҗалыгы бүген күпләргә үрнәк булып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100