news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы Адав-Толымбайда авылдашлар очрашты

Очрашуда якты дөньядан киткән мәрхүмнәрне дә искә алдылар, исәннәргә, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәттеләр.

Буа районы Адав-Толымбайда авылдашлар очрашты
buinsk-tat.ru/news/kich-bgen-irtg/bua-rayony-adav-tolymbay-avylynda-zur-byrm-uzdy

(Буа, 5 май, "Татар-информ", "Байрак"). Буа районы Адав-Толымбай авылында зур бәйрәм узды. "Киткәннәрне барлап, исәннәрне зурлап" дип аталган әдәби музыкаль авылдашлар очрашуы булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Авыл кешеләре, мәдәният хезмәткәрләре, кунаклар катнашында узган әлеге бәйрәм медицина хезмәткәрләренә дә багышланды.

Очрашуда якты дөньядан киткән мәрхүмнәрне дә искә алдылар, исәннәргә, өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәттеләр.

Бәйрәмдә татар эстрадасы йолдызлары,  Динә һәм Рафаэль Латыйповлар да катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100