news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы Адав-Толымбай авылында заманча футбол мәйданчыгы ачылды

Футбол сөючеләр яңа тупларны һәм ясалма чирәмне шунда ук сынап та карадылар.

(Буа, 19 август, "Татар-информ", "Байрак"). Адав-Толымбайда заманча футбол мәйданчыгы ачылды.Толымбайлыларның шатлыгын муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров та уртаклашты, дип яза җирле басма.

Ул төрле спорт төрләрендә актив һәм җиңүләр яулаучы яшьләрнең мәйданчыкны буш тотмауларын, аның ишекләре һәрвакыт ачык булуын теләде. Мәйданчыкның төп “хуҗалары”на – укучыларга туплар бүләк итте. Шундый ук бүләкне гаиләләре белән спорт белән дус булган Альбина һәм Марат Вәлиуллиннар да әзерләгән иде. Футбол сөючеләр яңа тупларны һәм ясалма чирәмне шунда ук сынап та карадылар. Тантанадан соң анда толымбайлылар, буалылар һәм студентлар арасында футбол ярышы башланып китте.

Мәктәп ишегалдында урнашкан футбол кырының эш графигы билгеле – ул көн саен 16дан 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Шунда ук җаваплыларның – физкультура укытучыларының телефон номерлары да язылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot