news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы Адав-Толымбай авылына рәссамнар җыелды

24 гыйнварда әлеге авыл кунакханәсендә күргәзмә узачак.

(Буа, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Байрак"). Шушы көннәрдә Адав-Толымбай авылында Татарстанның һәм Россиянең күренекле рәссамнары катнашында плэнер-симпозиум уза. Бу турыда җирле басма хәбәр итә

Алар моңа кадәр җәй айларында бирегә җыелгач, Толымбайның кышкы табигатен дә ясарга сүз куешканнар иде. Рәссамнар бу юлы портретлар, натюрмортлар да ясыйлар.  24 гыйнварда әлеге авыл кунакханәсендә күргәзмә  узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot