news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районының Кайбыч авылында яшәүче Мәрьям Садыйкова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Татарстанның Буа районы Кайбыч авылында яшәүче Мәрьям Садыйкова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.

Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, муниципаль район башлыгы, шәхсән үз исеменнән теләкләрен җиткереп, Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау открыткаларын һәм бүләкләр тапшырды. Район ветераннар советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова, совет әгъзасы Хәйдәр Габдрахманов, Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова, җирлекнең ветераннар советы рәисе Дания Ваһапова да иң җылы сүзләрен җиткерде.

«Мине зурлаганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Үзегезгә дә шундый мәртәбәләр насыйп булсын», - диде Мәрьям Садыйкова.

Ул сугыш елларына туры килгән үсмер елларын, хезмәттә үткән тормыш юлын искә алды. Ире Зәки белән дүрт балаларын эш сөяргә өйрәтеп үстерүләрен, бүген якты дөньяда булган өчесенең, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен әйтте.

«Әниебез - батыр йөрәкле. Ул безне хезмәт сөяргә, игелекле, туган җанлы булырга өйрәтте. Хәзер дә нәрсә әйтергә теләгәнен күзенә карап аңлыйбыз. Исән генә бул, безнең сиңа бурычыбыз мәңгелек», - ди балалары.

news_right_1
news_right_2
news_bot