news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районының Кайбыч авылында өч әфганчының истәлеген мәңгеләштерделәр

Күптән түгел Буа районы Кайбыч авылы мәктәбендә Рәсим Мәүлетовка, Рәүф Хөсниевка, Мөнир Шәрәфдиновка багышланган стенд ачтылар. Беренчесе сугыш кырында һәлак булса, икесе тыныч тормышта вафат булган. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Стенд ачу идеясен әлеге мәктәп укытучылары Нурлисә Хәсәнова һәм Рузинә Мозаффарова тәкъдим иткән. Алар ярты ел буе мәгълүмат җыеп, шушы истәлекле тактаны булдыручылар. Тантанага район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗанов, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, әфганчыларның туганнары, дуслары килгән иде. Алар һәрберсе чыгыш ясады.

«Районнан 180гә якын солдат Әфганстан сугышында катнашты. Бүгенге көндә шуларның 47се тыныч тормышта вафат, бишесе һәлак булды, калганнары исән-сау. Без аларның гаиләләре белән элемтәдә торабыз, хәлләрен сорашабыз, ярдәм кирәксә, хәлебездән килгәнчә булышабыз. Киләчәктә дә безнең хәрәкәт актив эшләячәк», - диде Әфганчылар советы ветераны җитәкчесе Ринат Хәсәнов.

Аннан соң герой солдатларның якыннары, дуслары сүз алдылар, хатирәләр яңарттылар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot