news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы укучысы Муса Җәлил белән әсирлектә булган райондашының туганын эзләп тапкан

Буа районы укучысы Муса Җәлил белән әсирлектә булган райондашының туганын эзләп тапкан
Гөлүзә Ибраһимова

Буа районы Аксу урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Искәндәр Гобәйдуллин Муса Җәлил белән әсирлектә булган райондашының туганын эзләп тапкан. Әхмәт Рәшит исемендәге фәнни-гамәли конференциядә ул тикшеренү эшен тәкъдим иткән иде.

«Әзерләнгәндә, бик күп яңалык белдем. Буа районы Адав-Толымбай авылында яшәүче Гәрәй Кәлимуллин Муса Җәлил белән бергә тоткынлыкта булган. Аның улы Наил Кәлимуллин Биектау районында яши, аның белән элемтәгә чыктык. Ул әтисе турында сөйләде. Сугышта ул Григорий Петров булып йөргән. Алар Муса Җәлил белән бергә әсирлектә булган, аралашканнар. Мин бик горурландым», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. 

Гәрәй Кәлимуллин

Укучының фәнни җитәкчесе Илсөяр Гобәйдуллина сүзләренчә, Гәрәй Кәлимуллин турында мәгълүмат беркайда да чыкмаган булган. 

«Конференциягә әзерләнгәндә, авыл кешесе Гәрәй Кәлимуллин турында мәгълүматның беркайда да булмавын әйтте. Без шулай очраклы рәвештә белдек. Аннан улы белән сөйләштек. Гәрәй Кәлимуллин 1918 елгы булган. Муса Җәлил белән бергә озак булмаганнар. Гәрәй абый сугыштан кайткан. Ул вакытта тикшерүләр еш булу сәбәпле, гаиләсе Гәрәй Кәлимуллин турында сөйләргә дә курыккан», – дип сөйләде ул.

Чыгышының кызыклы булуын жюри әгъзалары да ассызыклады. Искәндәр Гобәйдуллин I дәрәҗәле дипломга лаек булды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100