news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районыннан махсус операциядә катнашучы хәрби алгы сызыкта якташын очраткан

Буа районыннан Алмаз Шиһапов, Саклану министрлыгы белән контракт төзеп, узган елның августында махсус хәрби операция зонасына киткән. Сугышчан әзерлек узганнан соң солдатны отряд составында Херсон өлкәсенә алгы сызыкка күчергәннәр, ул анда Алших авылында туган якташын очраткан, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.

Командир буларак, ул Алмазга аның җитәкчелегендә хезмәт итәргә тәкъдим иткән һәм бер елга якын вакыт эчендә егетне күп нәрсәгә өйрәткән. Әмма сугышчан бирем үтәгән вакытта хәрби яраланган, шунлыктан дәвалану һәм тернәкләнү өчен махсус операция зонасыннан китәргә мәҗбүр булган. Декабрь аенда разведчиклар штабка кайткан вакытта, аларның каршында шартлау яңгыраган. Соңрак ачыкланганча, Украина Кораллы көчләре ягыннан очып килгән кассеталы корал куаклар арасына төшкән, әмма шартламаган.

«Бәлки агачка эләгеп калгандыр, мин аны күрмәдем. Бары тик кинәт шартлау яңгыравын һәм мине берничә метрга читкә алып атканын гына хәтерлим. Кулның бармагы сынган, аяклар яраланган иде. Мин аңымны югалтмадым, ә аякларым исән-сау икәнен аңлагач, яңадан тугандай булдым», - дип искә ала Алмаз Шиһапов.

Башта аны Луганск Халык Республикасындагы хәрби госпитальдә, аннары Мәскәү өлкәсендә дәвалаганнар, хәзер исә ул Буада реабилитация уза. Алмаз хәзер аягына баскан һәм эш буенча электр самокатында йөри. Аның сүзләренчә, махсус операция зонасында яраланган хәрбиләргә зур медицина ярдәме күрсәтелә – аларның һәркайсын һава транспортында яки поездда хастаханәгә озаталар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100