news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында юкка чыккан өч авыл урынында стелалар урнаштырылды

Буа районында юкка чыккан өч авыл урынында стелалар урнаштырылды
Фото: Рөстәм Әхмәдуллин тарафыннан тәкъдим ителде

Татарстанның Буа районында юкка чыккан авыл һәм салаларның истәлеген кайтаруны дәвам итәләр. Юкка чыккан өч торак пункт урынында истәлек стелалары барлыкка килде. Традиция буенча һәйкәлләрне ачу тантанасында авылларда элек яшәгән кешеләр, район һәм республика җитәкчелеге вәкилләре, игелекле эшнең инициаторлары — Буа якташлыгы активистлары катнашты.

Буа районында стелалар урнаштыру традициясе инде дүрт ел дәвам итә. Бу вакыт эчендә элеккеге торак пунктлар урыннарында Бөек Ватан сугышында катнашкан 900 кешенең исеме мәңгеләштерелгән.

«Буа якташлыгы инде биш ел дәвамында юкка чыккан авыллар урынында шушындый һәйкәлләр урнаштыра — бу безнең геройлар алдындагы бурычыбыз <...>, киләчәктә мондый игелекле эшләрне дәвам итәргә ниятлибез, гәрчә бу зур тикшеренүләр таләп итсә дә», — дип сөйләде Казан шәһәрендәге Буа якташлыгы президенты Ирек Закиров.

Элек Буа районында 200гә якын авыл исәпләнгән. Шуларның йөзгә якыны бүген инде картада юк. Чара кысаларында җыелганнар инде имин вакытта һәлак һәм вафат булган Бөек Ватан сугышы катнашучыларының истәлегенә хөрмәт күрсәтте һәм һәйкәлләргә чәчәкләр куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100