news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында яшәүче 17 ел борынгы әйберләр җыйган һәм музей ачкан

Буа районында яшәүче 17 ел борынгы әйберләр җыйган һәм музей ачкан
"Байрак"

Буада яшәүче Гөлшат Мохтәрова берничә ел дәвамында җирдән, ташланган урыннардан, кешеләрдән борынгы әйберләр җыйган һәм музей ачкан. Ул озак еллар район салым инспекциясендә җитәкче булган, шигырьләр дә яза.

Гөлшат ханым узган елның ноябрь аенда үзе карамагындагы бинаның бер бүлмәсен зур экспозициягә әверелдергән. Монда борынгы китап, җиз самавыр, тәңкә, унҗиденче гасыр үтүкләре, картина, чуен, комод, мамонт теше, хәтта моллюскларга кадәр бар. Бу хакта «Байрак» газетасы хәбәр итә.

«Унҗиде ел буе җыйдым шуларны. Сораштым, эзләдем, таптым. Җирдән казып та алдым. Аннары шушы борынгы әйберләрне алып кайткач, төннәр буе кырып, сөртеп юам. Ышанасызмы, шуннан ләззәт алам», - ди әлеге байлыкның хуҗабикәсе.

«Җәйге каникуллар җитү белән «экспедицияләргә» чыгып китә идек. Авылларга барып кемдә, кайда нәрсә бар. Машинага төяп кайтабыз. Аларның кайсы зур габаритлы була бит әле. Көчкә күтәрәбез. Кайткач төн йоклапмый шуларны юабыз, чистартабыз», - дип сөйли кызы Венера Мохтәрова да.

«Шушы экспонатлар арасында иң кадерлесе әбиемнән калган унҗиденче гасырдагы Коръән китабы», – диде Гөлшат ханым.

Ул музейны ул балаларына мирас итәргә уйлый. Музейның ишекләре, бүгенге кебек, һәр кеше өчен дә ачык булуын да тели.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100