news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында яшәүче 13 килограммга кадәр авырлыктагы карбыз үстергән

Буа районында яшәүче 13 килограммга кадәр авырлыктагы карбыз үстергән
Фото: https://buinsk-tat.ru/

Буа районы Яңа Чычкабы авылында яшәүче Сиринә Хәйруллина бакчасында 13 килограммлы карбыз үстергән. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Аның бакчасында ни генә үсми! Ул инде икенче ел карбыз үстерә.

«Узган ел карбызлар кечерәк иде, ә быел һәрберсе 10-13 килограмм авырлыкта. Киләсе елга төрле сортлы карбызлар чәчәргә планлаштырам», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot