news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында янгында ике кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылган

Татарстанның Буа районында янгында ике кеше һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Яңа Чәчкап авылында ике катлы шәхси йортта янгын турында хәбәр кичә 23:28 сәгатьтә килгән. 23:58 сәгатьтә янгын локальләштерелгән, соңрак тулысынча сүндерелгән.

Янгын сүндерү вакытында 80 яшьлек ир-ат һәм 77 яшьлек хатын-кыз мәетләре табылган. Моннан тыш, 51 яшьлек ир-ат, 45 яшьлек хатын-кыз һәм 17 яшьлек үсмер коткарылган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, җәмәгать өчен куркыныч ысул белән үтерү турындагы җинаять эше кузгатылган. Җинаять кылуда хуҗаларның 51 яшьлек улы шикләнелә, йортка утны ул төрткән булырга мөмкин, диелә.

Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартлары ачыклана. Тикшерү процессын прокуратура контрольдә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot