news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында уҗым бодаеның яртысы җыелган

Буа районында уҗым бодаеның яртысы җыелган
Фото: "Байрак" газетасы

Буа районында уҗым бодаеның яртысы җыелган. Хуҗалыкларда ул барлыгы 13,6 мең гектарда игелде. Бу хата «Байрак» газетасы яза.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 июльгә аның 52 проценты суктырылган. Ындыр табакларына барлыгы 21807 тонна бөртек кайтарылган. Һәр гектардан уртача чыгыш 31,1 центнер тәшкил итә.

Шулай ук борчак, арпа кырларында да эш бара. Район буенча бөртеклеләр барлыгы 57 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән. Аларның 16 проценты җыеп алынган, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot