Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районында Ташкичү һәм Бик-Үти авылларында җыен булган
Буа районының Бола колхозына караган Ташкичү һәм Бик-Үти авыллары җыены узды.
«Җыенның сәбәпләре дә бар: Бола елгасы буенда урнашкан Ташкичү авылына нигез салынуга 365 ел. Бәйрәм тарихны барлау һәм дога белән ачылып китте. Җыенда махсус хәрби операциядә катнашкан егетләр – Ташкичүдән Ленар Хәйретдиновны, Бик-Үтидән Алмаз Шиһаповны искә алып, исәнлек-саулык теләделәр һәм әниләренә дә, егетләргә дә бүләкләр тапшырдылар», – дип хәбәр итә «Татар-информ»га журналист Гөлинә Гыймадова.

Бәйрәмдә күп балалы гаиләләрне, бергә озын гомер кичерүче парларны да хөрмәтләгәннәр.

«Тикмәгә генә «ишле гаилә – ил терәге», димиләр бит. Җиде бала тәрбияләп үстергән Ташкичү авылында гомер кичерүче Наҗия Низат кызы Нуруллинага Буа районының мактаулы гражданы исеме бирелде. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинга исә Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев Дәүләт Думасы Рәхмәт хатын тапшырды», – диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз