Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районында мөнәҗәтләр бәйгесе узды
Күптән түгел Буа районының Исәк авылы мәчетендә VII төбәкара «Мирас» мөнәҗәт әйтү бәйгесе булып узды. Бу хакта «Байрак» газетасы хәбәр итте.
Ул традиция буенча Буа якташлыгы инициативасы һәм ярдәме белән уза. Чарада катнашучыларны районы башкарма комитеты җитәкчесенен беренче урынбасары Рифат Хәмидуллин ачып, барысына да унышлар теләде. Татар халкынын гореф-гадәтләрен, милләтен саклауга өлеш керткән чара 8 яшьтән 80 яшькә кадәр булган катнашучыларны җыйды. Шул исәптән «Ак калфак» оешмасы кызлары да катнаштылар. Жюри рәисе Татарстаннын халык җырчысы Гөлзада Сафиуллина иде. Ул һәр мөнәҗәт әйтүченен чыгышын югары бәяләде, бәйгедә балаларнын да катнашуына шатланып, кинәшләрен бирде.
Республика күләмендә танылу алган мөнәҗәтче Нурдания Низамова 1нче урынга лаек булды, 2нче урында - Әлфия Хайруллина (Түбән Наратбаш), Илфак Фахрутдинов (Янтуган), 3нче урында - Рәзинә Хәсәнова (Түбән Наратбаш), Рамилә Сәгьдиева (Югары Лашчы),
Бәйгедә ансамбльләр чыгышы аерым игътибарга лаек булды. Гөлчәчәк Кәлимуллина җитәкчелегендәге «Буа моңнары» иҗат төркеме «Мөнәҗәтләр көйлик әле» исемле мөнәҗәт әйтеп беренче урын алса, Түбән Наратбаш авылы мәдәният йорты каршында оешкан «Ядкәр» фольклорчылары (җитәкчесе - Рәзинә Хасанова) «Укы, Корьән» исемле мөнәҗәтне көйләп, икенче урын алды. Өченче урынга Гөлшат Мохтәрова җитәкчелегендәге «Умырзая» төркеме лаек булды.
Ин яшь катнашучылар 8 яшьлек Камилә Хөснетдинова белән Әдилә Романова Буа шәһәреннән килгән иделәр. Яна Чәчкаптан Камилә Сәмигуллина, Вольнистан авылыннан Хайруллина Зәринә дә жюри төркеменнән мактау сүзләре ишетте.
Чуашстан республикасыннан килүчеләр үзләре генә дә, парлап та мөнәҗәтләр әйттеләр. Башкалабыз Казан шәһәреннән Мәрҗани исемендәге мәчет каршында эшләп килүче «Мәрҗән» мөнәҗәт һәм бәетләр ансамбле үз чыгышлары белән сокландырды.
«Буа якташлыгы» җәмгыяте рәисе Ирек Закиров ярдәме белән үткәрелеп килүче бәйгедә җинү яулаучылар белән беррәттән һәр катнашучыга бүләк тапшырылды. Бергәләп истәлеккә фотога да төштеләр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз