news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районында киләсе елда беренче пляжны төзекләндерергә җыеналар

Буа шәһәренең Ял үзәгендә булачак пляж төзелеше проекты буенча иҗтимагый фикер алышулар узды. Әлеге чарага иҗтимагый киңлекләрнең архитектурасы өлкәсендә белгеч Эдуард Губеев килде. Ул Татарстанны төзекләндерүгә зур өлеш кертте. Һәм бу көнне буалыларны пляж төзелеше проекты белән таныштырды.

Буа халкы әлеге фикер алышуда актив катнашты. Һәр кешегә кәгазьдә үз теләкләрен язарга мөмкинлек бирелде. Шулай ук кайбер нюанслар һәм теләкләр ачыктан-ачык тикшерелде. Эдуард Губеев халыкка әлеге объектны төзегәндә теләкләр исәпкә алыначак, дип вәгъдә итте.

Булачак пляж якынча 500-1000 кешегә исәпләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100