Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районында дүртенче баласы туган гаиләләргә 200 мең сумлык түләү кертәчәкләр
Татарстанның Буа районында дүртенче һәм аннан соң туган бала өчен 200 мең сум күләмендә түләү кертергә планлаштыралар. Муниципалитет башкарма комитетының тиешле карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза.
Яңалык муниципаль берәмлектә туучылар санын арттыру буенча чараларны тагын да көчәйтергә тиеш. Бер тапкыр бирелә торган түләү мөрәҗәгать иткән вакытта ким дигәндә бер ел дәвамында Буа районы территориясендә даими яшәүче һәм хөкем ителмәгән хатын-кызлар өчен каралган.
Бала туу турындагы актны Буа районының ЗАГС бүлегендә теркәргә кирәк. Мөрәҗәгать дүртенче һәм аннан соңгы бала туган көннән алып алты ай эчендә тапшырылырга тиеш.
«Балалары (яңа туган баласын да кертеп) тулысынча дәүләт тәэминатында булган гражданнарга, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән (хокуклары чикләнгән) гражданнарга, шулай ук Россия Федерациясе бюджет системасы бюджетларына салымнар, җыемнар һәм иминият кертемнәре түләү буенча бурычы булган гражданнарга бер мәртәбә бирелә торган түләү билгеләнми», - дип төгәлләштерелә документ проектында.
Документ 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә кергән дип санала һәм 31 декабрьгә кадәр үз көчендә калачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз