news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баулы районында «Динем – ислам, милләтем – татар» дип исемләнгән бәйрәм очрашуы узды

Баулы районында «Динем – ислам, милләтем – татар» дип исемләнгән бәйрәм очрашуы булды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.  

Чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Очрашуны Баулы районы Шалты авыл мәчетендә җирле «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова уздырды.

Очрашуда мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, укучы балалар, Шалты авыл мәчете имам-хатыйбы Әсгать Магзянов та катнашты. Балаларга, мәчет, азан, намаз, ураза төшенчәләренә аңлатма бирелде, мәчет әдәбе аңлатылды.

Катнашучылар бергәләшеп мөнәҗәтләр әйттеләр, шигырьләр укыдылар. Дин йортындагы очрашу мәчет тарафыннан әзерләнгән китаплар тарату белән тәмамланды, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100