news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районында Авыл көнен Сабантуй рухында билгеләп үткәннәр

Татарстанның Буа районы Янтуган авылында икенче ел рәттән Авыл көнен Сабантуй кебек уздыралар. Бу хакта ТНВ телеканалы хәбәр итә.

Авыл көнендә Янтуганга йөзләгән кеше җыелган. Халык уеннары: чүлмәк вату, баганага менү, тизлеккә бүрәнә кисү ярышлары оештырылган. Бәйрәмгә җыелган халык гармунга кушылып җырлаган.

Моннан тыш, бәйрәмдә татар эстрадасы җырчылары да чыгыш ясаган. Җырчы һәм юмор остасы Рамил Шәрәпов Янтуганнан чыккан халыкны Авыл көненә җыю йоласы бер-ике елга гына түгел, ә гасырларга калсын дип теләде. «Авыл чәчәк атсын», – диде ул.

Янтуган – райондагы иң борынгы авылларның берсе, аңа XVII гасырда ук нигез салынган. Аның атамасы «якыннар янда» дигән мәгънәгә ия. Инкыйлабка кадәр елларда монда дүрт мәчет, өч мәдрәсә һәм дистәләгән сәүдә кибете булган. Авылдан Бөек Ватан сугышына 500дән артык кеше киткән, аларның яртысы кире әйләнеп кайтмаган. Авылда туып-үскән кешеләрнең күбесе хәзер читтә яши, әмма туган авылларына булышуны дәвам итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot