news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы якташлык идарәсе әгъзасы: Буа энциклопедиясе өстәл архивы булачак

Буа энциклопедиясе күпләр өчен өстәл архивы булачак. Буа районы якташлык идарәсе әгъзасы Рушания Вахитова хезмәтнең әһәмиятен "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә сөйләде.

"Бу өстәл китабы, өстәл архивы. Күп кенә меңләгән тарихи фотографияләр республиканың милли архивыннан, муниципаль район архивыннан табылды. Күп кенә мәгълүматны Дәүләт Советында, дәүләт органнарында да таптык. Киеренке кызыклы эш булды ул. Яңа шәхесләр, яңа мәгълүмат эзләү буенча эш дәвам итәчәк. Әлегә яңа проектларны уйлыйбыз", - диде Рушания Вахитова.

Якташлык әгъзасы әйтүенчә, энциклопедиядә Буа белән чиктәш районнар, юкка чыккан җирлекләр турында да мәгълүмат бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot