Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районы хәрбие махсус операциядә хәрби бурычын үтәгән өчен бүләкләнгән

Татарстанның Буа районыннан Хәйдәр Җәббаров һәрвакыт элиталы гаскәрләрдә хезмәт итәргә теләгән. Контракт имзалаганда ук Тын океан флоты диңгез пехотасының 155нче аерым гвардия бригадасына эләгергә омтылган. Бу берләшмә махсус хәрби операциянең иң катлаулы яуларында, шул исәптән Киев тирәсендәге яуларда һәм Угледарга һөҗүм итүдә катнашкан.
2024 елның 10 сентябрендә аның бригадасы зур операциядә катнашкан. Диңгез пехотасы бригадасында хезмәт итүче хәрбиләр Украина гаскәрләренә Курск өлкәсенә үтеп керергә юл куймаган – дошманны ун торак пункттан бәреп чыгарган. Техника колонналары дошманга төрле фланглардан һөҗүм иткән һәм аңа яңадан төркемләнергә бирмәгән.
Хәйдәр БМП-3 машинасы белән идарә иткән. Аның өстендә снаряд шартлаганда, машина алга таба барган була. Хәрби хезмәткәр секунд эчендә иптәшләрен югалта, ә үзе контузия кичерә. Тик туктарга ярамый – дошман пехотаның хәрби машинасын юк итәргә мөмкин.
«Мондый мизгелләрдә үзең турында уйларга вакыт юк. Иң мөһиме – биремне үтәү, яуны азагына кадәр җиткерү», - дип искә ала ул. Хәрби хезмәткәр, бар көчен җыеп, алга ыргылган һәм бурычны үтәгән.
Хәйдәр яраланганнан соң реабилитация узган. Күптән түгел ул ике атналык ялга өенә кайтты һәм журналистлар белән очрашырга ризалашты. Ул хезмәте, иптәшләре һәм катнашкан яулары турында сөйләде. 2023 елның ноябрендә аларның бүлекчәсе Новомихайловка районында терәк пунктларны юк иткәнен искә алды. Әлеге яу өчен ул II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Барлык авырлыкларга карамастан, Хәйдәр үзенең карары турында бер генә тапкыр да үкенмәгән. «Мин бу бригадада хезмәт итәргә хыялландым. Бернигә дә карамастан, һәрвакыт алга баручылар арасында булуым белән горурланам», – дип белдерде ул.
Элегрәк, 3 мартта, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда республикадан махсус хәрби операциягә 38169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде. «Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.
Материал Наилә Хасибҗанова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз