news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы халкы махсус операция зонасына гуманитар ярдәм төялгән өч йөк машинасы җибәрде

Буадан алгы сызыкка гуманитар ярдәм төялгән өч йөк машинасы җибәрелгән. Ярдәм составында – җиңел автомобиль, бортлы УАЗ машинасы, мотоцикл һәм квадроцикл. Әлеге транпорт чаралары хәрбиләрнең бурычлар үтәү өчен мобильлеген арттырачак.

Колоннада шулай ук БПЛА ачыклау өчен заманча җайланмалар, элемтә чаралары, оптик прицеллар, азык-төлек продуктлары, кием-салым һәм башка беренчел кирәк-ярак әйберләр бар. Лисичанск халкы өчен аерым йөк әзерләнгән.

Ярдәм район предприятиеләре, актив кешеләр, студентлар һәм мәктәп укучыларының уртак тырышлыгы белән җыелган һәм җибәрелгән.

Район башлыгы Ранис Камартдинов йөкне алгы сызыкка илтеп тапшырачак волонтерларга аерым рәхмәт белдерде һәм аларга исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм күрсәтү юнәлешендә бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

Фото: Буа районының матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot