news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы махсус операция зонасына гуманитар ярдәм төялгән өч автомобиль җибәрде

Буа районы махсус операция зонасына гуманитар ярдәм төялгән өч автомобиль җибәрде

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме алдыннан Буа районы махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларына чираттагы тапкыр гуманитар ярдәм җибәрде. Бу районнан җибәрелгән унбишенче ярдәм партиясе.

Буа халкы хәрбиләр өчен махсус җиһазлар, «КАМАЗ» һәм «УАЗ» автомобильләре өчен запас частьләр, медикаментлар, генераторлар һәм башка кирәкле әйберләр сатып алган. Ярдәм җыю штабы хезмәткәрләре солдатларның гаиләләре белән даими элемтәдә тора, егетләрнен күбесенә туганнары шәхси посылкалар да биреп җибәргән.

Шулай ук җылы киемнәр, гигиена чаралары, азык-төлек продуктлары һәм традицион Яңа ел күчтәнәчләре җыелган. Штаб волонтерлары барлыгы 100 төргәк әзерләгән. Бу 100 хәрбигә ярдәм тапшырылачак, дигән сүз.

Иртәнге 6:00 сәгатьтә Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге волонтерлар һәм район вәкилләре делегациясе гуманитар ярдәм белән өч автомобильне махсус операция зонасына озаткан.

Район башлыгы мондый ярдәмнең мөһим булуын ассызыклады. «Без махсус операция зонасында хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләргә унбишенче гуманитар йөк партиясен җибәрдек. Бу эшне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз. Егетләргә нәрсә кирәк булуын алдан ачыклыйбыз. Һәрвакыттагыча, оешма-предприятиеләр коллективлары, шулай ук, илдәге вазгыятьне аңлап, битараф кала алмаган Буа халкы зур ярдәм күрсәтә. Без егетләр сораган бөтен нәрсәне сатып ала алдык. Чираттагы тапкыр бердәмлегебезне күрсәттек. Яклаучы егетләребезгә исән-сау әйләнеп кайтуларын телим. Буа ярдәмгә мохтаҗларга һәрвакыт ярдәм итәргә әзер», - диде Ранис Камартдинов.

Материал Наилә Хасибҗанова катнашында әзерләнде.
Фото: ТР Буа районы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot