Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районы Кыят мәктәбе укучылары «Татарча диктант» акциясендә укытучылар белән катнашты
Буа районы Кыят урта мәктәбе «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Диктант язуда мәктәп укучылары укытучылар белән бергәләшеп катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар башта шагыйрьнең «Туган тел» шигырен, аннан «Бәхет» дип аталган текстны яздылар. Диктант авыр булмады, бик ошады, диделәр катнашучылар.
Акциянең төп максаты – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү мөмкинлеге бирү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз