news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы Кайбыч авылы тарихы турында китап тәкъдим ителәчәк

Иртәгә авыл мәдәният йортында шул уңайдан очрашу уза.

Буа районы Кайбыч авылы тарихы турында китап тәкъдим ителәчәк
Сиринә Нуретдинова архивыннан

Буа районы Кайбыч авылы тарихына багышланган «Һәйкәлләрдә безнең хәтер» китабы дөнья күргән. Шул уңайдан иртәгә, 7 нче майда, 10.00 сәгатьтә авыл мәдәният йортында очрашу узачак, дип хәбәр итте Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее директоры Гүзәл Төхвәтова. Ул үзе дә тумышы белән шул авылдан.

Хезмәтнең мөхәррире – Галия Мөхәммәтҗанова, төзүчеләре – Әдип Садриев, Фәрит Гарипов. Китапка материаллар туплауда Фаил Сабитов, Гүзәл Төхвәтова, Назыйм Фәхретдинов, Рузинә Закирова катнашкан.

Тарихи мәгълүматларга нигезләнеп язылган бу китапта сүз авыл тормышы, сугышта катнашкан батырлар, колхозда эшләгән тыл хезмәтчәннәре, авыл тарихында тирән эз калдырган кешеләр турында бара.

«Авыл халкы, балалар, оныкларыбыз өчен зур тарихи мирас булырлык хезмәт бу! Мондый тарихи вакыйга кеше гомеренә бер генә туры килергә мөмкин. Авылдашлар, китап авторларыбызны, бастыручыларны хөрмәт итеп, әйдәгез әле, бер күңелле очрашу уздырыйк», - дип мөрәҗәгать итә Кайбыч авыл җирлеге башлыгы Сиринә Нуретдинова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100