news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы Исәк авылында берничә урамны су баскан

Буа районы Исәк авылында берничә урамны су баскан
Фото: Рөстәм Әхмәдуллин

Бүген Буа районының Исәк авылында берничә урамны су баскан. Берничә сәгать эчендә кар суы елга булып ага. Яшел урамында агым аеруча көчле була. Биредә яшәүчеләр әйтүенчә, мондый су басуны элек күрмәгәннәр.

Авыл халкы сөйләгәнчә, кар суы басулар ягыннан үзәккә 11.00 сәгатьтә агып төшә. Санаулы сәгатьләр эчендә су биеклеге 1 метрга кадәр күтәрелә, ул яшелчә бакчаларын, ишегалларын баса, өйгә керә.

Авылда яшәүче Гүзәл Гыйлаҗева бәрәңге саклана торган базны су басар дип борчылуын әйтте.

«Мондый су басуны беркайчан да күргән юк иде. Хәзер мунча белән сарайны, базны да су басар дип борчылам», – ди Исәктә яшәүче.

Видеога төшергәннән суның биеклеге тагын арткан. Равил Нуруллин сөйләгәнчә, су элек тә булган, әмма бу кадәр су басмаган.

«Дамба мондый агымны кабул итеп бетерә алмый, торбаларны вакытында чистартмаганнар, шуңа шулай килеп чыккан», - дип уйлый ул.

Журналистлар су баскан Яшел урамы буенча барган, 25 йорт үзәккә юлдан өзелгән. Башка йортларга су 1 метрга яки бераз кимрәк якын килгән.

Материал Рөстәм Әхмәдуллин ярдәме белән әзерләнде.

Рөстәм Әхмәдуллин видеолары һәм фотолары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100