Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районы делегациясе махсус операция зонасына гуманитар йөк алып барырга җыена
Буа районы делегациясе мобилизацияләнгән якташларына адреслы гуманитар ярдәм күрсәтү өчен махсус хәрби операция зонасына барырга җыена. Һәркем өчен якыннары һәм туганнары барлык кирәкле әйберләрне җибәрә алсын өчен шәхси посылка тутырылачак.
«Мобилизацияләнгәннәрнең якыннарын, туганнарын район Ветераннар советы базасына (Буа, Космовский урамы, 31нче йорт) гуманитар ярдәм җыю пунктына шәхсән мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Бу инициативаны хуплаган һәм ярдәм күрсәткән һәркемгә кабат-кабат рәхмәт белдерәбез», - дип язды Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Телеграм-каналында.
Буа районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, шәһәрдә гуманитар ярдәм җыю буенча бер пункт эшли. Анда тепловизор, пычкы, гигиена кирәк-яраклары, дару, җылы эчке кием, флис кофта, конфет, шикәр, башка тәм-томнар, чәй һәм кофе алып килергә мөмкин. Шулай ук 2001 елгы «Нива» өчен запас частьләр: двигатель өчен май, ягулык фильтры, термостат, бензин катнашмасы өчен май да кирәк.
Әйберләр, эш кораллары һәм азык-төлек продуктлары 22 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Сәфәр өчен йөк машинасын район кешесе үз инициативасы белән бирә. Шулай ук районда мобилизацияләнгән гражданнар өчен махсус хисап счеты гамәлдә булуын искәрттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз