Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районы башлыгы ялга кайткан хәрбинең хәлен белеште, ир-атның улы туган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов мобилизацияләнгән Марсельнең хәлен белергә барды. Запастан беренчеләрдән булып чакырылган хәрби отпускка кайтты. 7 мартта Марсель икенче тапкыр әти булган, хәзер аның Рамил исемле улы бар.
«Бүген төп сорау - безнең хәрбиләргә махсус операция зонасына нәрсә тапшырырга кирәк. Аларның ихтыяҗларын белү өчен егетләр белән очрашам. Без якташлар өчен гуманитар йөкнең чираттагы партиясен әзерлибез», - диде очрашуда Ранис Камартдинов.
Хәзер Буа районында чираттагы ярдәм партиясен формалашуга керештеләр. Берничә автомобиль сатып алынган, посылкалар җыела, шул исәптән исемле күчтәнәчләр дә булачак. Элегрәк районнан берничә «УАЗ» автомобиле, квадрокоптер, носилка һ.б. җибәрелгән иде.
«Татар-информ»га Буа районы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 10 млн сум тәшкил итә. Анда мобилизацияләнгәннәргә һәм гаиләләргә ярдәм дә кергән. Шулай ук хәрбиләрнең Буа районына кайтуы көтелә, графиклар раслана. Әлегә кайтырга сәбәп булган (мисал өчен, бала туган очракта) хәрбиләр кайта.
Хөкүмәт Йортында шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына отпускка алган мобилизацияләнгән ир-атларны лаеклы каршы алырга кушты. Ул шулай ук хәрбиләрнең якыннарына ял алырга ярдәм итәргә, ә балалар өчен дистанцион белем бирүне оештырырга кирәк, дип ассызыклады.
Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында махсус операциядә катнашучыларга отпуск бирергә йөкләде. Хәрбиләр ярты елга бер тапкыр, юлга вакытны исәпкә алмыйча, 14 көн ял итәргә тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз