news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов халыкны Сабан туена чакырган роликта төшкән

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов халыкны Сабан туена чакырган роликта төшкән
Фото: Буа муниципаль районы матбугат хезмәтеннән

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов халыкны Сабан туена чакырган роликта төшкән. Ул видео белән социаль челтәрдәге битендә уртаклашкан.

«Бүген эшкә шулай килдек. Ошады. Без шимбә көнне тубәтәй киеп үткәрәбез. Нигә дип уйлыйсыз? Без шулай мөһим бәйрәмгә әзерләнәбез», – дип язган район башлыгы.

«Идея Якутиягә Ысыах бәйрәменә барганнан соң барлыкка килде. Хәзерге заманда милли кием элементларын горурлык белән киюләре, әти-бабалары һөнәрләрен саклаулары белән сокландым. Бәйрәмдә катнашучыларның һәрберсе башкаларны үз культурасының бер өлеше белән таныштырырга омтыла. Нигә без шулай эшләмибез? Татарстаныбыз, Буа районы – күп халыкларның йорты. Һәрберсенең үз кабатланмас киеме, милли орнаменты, чигү ысулы бар. Аларның тарихы һәм бу милли элементлар яшәргә, дәвам итәргә тиеш. Без аларны яшь буынга «күрсәтү» өчен генә түгел, ә шулай ук осталыкларны җиткерү өчен торгызырга тиеш. Алар исә үз чиратларында моны кабатлый һәм киләчәк буыннарга тапшыра ала», – дип сөйләде Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов.

Буа муниципаль районы матбугат хезмәтендә дә бәйрәмне оештыру детальләре белән уртаклаштылар. Майданның иң үзәк капкасы янында Сабантуй бүләкләрен җыючылар каршы ала, бәйрәм кунакларына яулык бәйли, борынгы җырларны башкарырга чакыра. Янәшәдә татар халкының онытылган уеннары белән балалар уен мәйданчыгы ачыла. Волонтерлар уеннарның асылын һәм кагыйдәләрен аңлатачак. 

Шулай ук районның иң күпсанлы халыклары - татар, рус һәм чуваш йортлары «төзиләр». Һәрберсендә йортның борынгы бизәлеше, остаханәләр тәкъдим ителә. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100