news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов Бөек Ватан сугышы ветеранын Яңа ел белән котлады

Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов, Буа шәһәрендә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхфәтуллинның өенә килеп, аны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.

105 яшьлек яшьлек ветеран кунакларны каршы алды һәм аларга рәхмәт әйтте. Ранис Рафисович аңа республика, «Бердәм Россия» сәяси партиясе һәм шәхсән үз исеменнән бүләкләр тапшырды.

«Яңалыкларны карап, укып барам. Районның уңышларына, алдынгылар рәтендә булуына сөенәм. Һәрвакыт шулай дәвам итегез», - диде Рәүф ага теләкләрен ирештереп.

Киләсе елның 5 гыйнварында Рәүф Төхфәтуллинга 106 яшь тула. Ул барысын да шул көнне очрашуда көтеп калуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot