Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Буа районы башлыгы Лисичанскига һәм махсус хәрби операция зонасына ярдәм илткән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Лисичанск халкына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм илтте. Бу атнада ул мобилизацияләнгән һәм контракт буенча хезмәт итүче якташлары янына баручы колоннаны җитәкләде. Бу хакта Буа районы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәрбиләр, Лисичанск халкы һәм шәхсән үз исемемнән районда яшәүчеләргә, предприятиеләргә, иганәчеләргә гуманитар йөк җыюда ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт белдерәм. Шефлыктагы төбәктә яшәүчеләр һәм хәрби якташлар безнең ярдәмгә мохтаҗ, шуңа күрә гуманитар ярдәм җыюны туктатмыйбыз!» - дип язган муниципалитет башлыгы Tелеграм-каналында.

Фото: © Буа районы матбугат хезмәте
Буалылар хәрбиләргә беренче чиратта кирәкле әйберләр - җылы кием, одеял, көнкүреш химиясе җыйган.
Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләргә өч «Нива Шевроле» автомобиле һәм «УАЗ», шулай ук 20 рация, квадрокоптер, электрогенераторлар, мич-буржуйка, медицина носилкалары һәм кыр шартларында кирәкле башка әйберләр тапшырганнар.

Фото: © Буа районы матбугат хезмәте
«Хәрбиләр күтәренке рухта. Дөрес, «туганнарны сагындык», диләр. Ләкин якыннары һәм барлык буалылар җыйган исемле посылкалар аларның күңелләрен күтәрде. Хәрбиләр районның барлык битараф булмаган кешеләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт әйтә!» - диде Ранис Камартдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз