news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы башлыгы: Бу Татарстанда беренче чын Сабантуй

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов быел Буада уздырылган Сабантуй Татарстан Республикасында гореф-гадәтләргә туры килгән чын бәйрәм дип саный. Бу турыда ул Буа Сабантуендагы чыгышында әйтте.

«Бәйрәмнең масштабы ел саен киңәя. Бу татар милләтенең гореф-гадәтләре көчле булуын аңлата. Шуңа күрә быел без бәйрәмне башка ракурста күрсәтергә булдык. Милли костюмнар киеп, без үз халкыбыз өчен горурлык белдерәбез. Бу Татарстан Республикасында беренче чын Сабантуй», - диде ул.

Шулай ук ул милли киемнәрдән килгән кешеләргә рәхмәтен белдерде. «Бүген безнең идеябезне хуплап милли киемнәрдә килгән һәркемгә бик зур рәхмәт», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot