news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветераныннан 103 яшьлек туган көненә чакыру алган

Буа районы башлыгы Ранис Камартдинов Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхвәтуллинның хәлен белде һәм аннан 103 яшьлек туган көненә чакыру алды. Ветеран аны 5 гыйнвар көнне билгеләп үтәргә җыена.

Ранис Камартдинов ветеран белән очрашуга улларын да үзе белән алган.

«Без дә Рамзан һәм Рәхим белән шулай ук бәйрәмгә чакыру алдык. Малайлар беренче тапкыр шундый олы яшьтәге кешене күрде. Рәүф Төхвәтуллин белән фотоальбом да карадык. Хәзер анда тагын бер фото артты, ул - узган елгы очрашуда төшкән фотосурәт», - дип язган Телеграм-каналында район башлыгы.

Район башлыгы шундый ук фотоны ветеран Әнвәр Низамовка да тапшырды. Кунаклар аның хәрби юлын искә алды, Җиңү картасын карады. Армиядә ул кайда хезмәт иткәнен билгеләп барган һәм шәхси Җиңү картасын төзегән.

«Малайларга ветераннарның сөйләгәннәрен тыңлау файдалы булыр дип уйлыйм», – диде Ранис Камартдинов.

«Татар-информ»га Буа районы хакимиятендә сөйләүләренчә, муниципаль берәмлектә Бөек Ватан сугышында катнашкан тугыз кеше генә калган.

Рәүф Төхвәтуллин 1920 елның 5 гыйнварында Буа районының Түбән Наратбаш авылында туган. Ул урта мәктәпне тәмамлагач, 1939 елда хәрби училищега укырга кергән. Шулай итеп, сугыш башлангач, курсантлар хәрби атучыларга әверелгән. Июль уртасында курсантларны оборонадан алып Сталинград янына хәрби лагерьга җибәргәннәр. Илгә танкистлар кирәк булган, шуңа күрә офицер-автомобильчеләр ашыгыч рәвештә курслар узган.

Сталининград янындагы сугышта Рәүф Төхвәтуллин каты яраланган. Ул госпитальдән савыгып чыккан һәм аны яшь солдатлар әзерләү өчен танк батальонына билгеләгәннәр. Офицер берничә тапкыр фронтта сугышырга сораган, әмма аны җибәрмәгәннәр, булачак танкистлар әзерләү ил өчен җитди һәм кирәкле эш булуы белән аңлатканнар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100