news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы башкарма комитеты вәкиле: Буа энциклопедиясенә мохтаҗлык зур иде

Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова Буа энциклопедиясенә мохтаҗлык зур булганын билгеләп узды.

"Безгә бөтен Россиядән, дөньядан килгән кешеләр һәрвакыт «икенче томы әзерме» дип мөрәҗәгать итте. Бөтен буалылар исеменнән якташлыкка рәхмәт. Районда шундый куәтле якташлык булуы зур уңыш. Бу зур, җентекле эшне ялларда да эшләделәр. Көн саен билгеле шәхесләрнең биографиясен өйрәнсәк, ялларда фотографлар килеп, Буада матур кадрлар төшереп йөрделәр", - диде Лилия Садретдинова. 

Энциклопедия төзелгәндә, ул гаилә тарихлары һәркайсы җентекләп тикшерелгәнен әйтте. "Һәр юлы документаль тикшерелгән, хак булсын дидек", - дип сөйләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot