news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы балалар бакчасында булачак инженерлар тәрбиялиләр

Буа районы балалар бакчасында булачак инженерлар тәрбиялиләр
Фото: https://buinsk-tat.ru/

Буаның «Ак каен» балалар бакчасы берничә елдан бирле Мәскәү шәһәренең федераль Мәгариф институтының инновацион мәйданчыгы булып тора. Аның кысаларында мәгариф учреждениесе педагоглары мәктәпкәчә һәм кече әзерлек төркемнәрендә Стем-белем бирү өстендә эшлиләр. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Лилия Халитова әйтүенчә, балалар кечкенәдән үк математика белеме ала. Тикшерергә, экспериментлар үткәрергә, алар турында сөйләргә өйрәнә. Колба, үлчәү, микроскоп кулланып төрле тәҗрибәләр үткәрәләр. Бу аларга киләчәк һөнәрне сайларга ярдәм итәчәк.

Буалылар тәҗрибәсен республика белгечләре дә өйрәнә. Әле бу атнада республика районнарыннан һәм Казаннан килгән кунаклар белән тәҗрибә уртаклаштылар.

КФУның Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты Светлана Башинова балалар бакчасы җитәкчелегенең шактый кыйммәтле материаллар, җиһазлар булдыру җаен табуын, күп нәрсәне алар үз куллары белән ясавын мактап узды. Белгеч шулай ук буалыларның әти-әниләр белән эшли белү осталыгын да югары бәяләде, диелгән хәбрәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100