news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа районы Бәбки авылында төзелә торган мәчет манарасының аен күтәрделәр

Буа районы Бәбки авылында төзелә торган мәчет манарасының аен күтәрделәр. Фәһим хәзрәт Сөләйманов инициативасы белән башланып киткән һәм бик күпләр өлеш керткән эш ахырына якынлашып килә. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.

Бүген авылның яшәүчеләре күп булмаса да, бу изге гамәлгә өлеш кертүчеләр күп. Тамырлары табигатьнең матур почмагында урын алган авыл белән бәйле булганнар да актив, төрле оешма-предприятиеләр, «Хаҗилар» мәчете, күрше авыллар мәчетләре, район мөхтәсибәте дә ярдәм иткән.

Биредә дә шундый изге эштә катнашучылар адресына муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов рәхмәт сүзләрен җиткерде, авылның матур киләчәге булуын теләделәр.

Тантанада катнашучыларга тәмле чишмә суы, аннан кайнаган чәй, мул табын әзерләнгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot