news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа музеенда уникаль күргәзмә эшли башлады

Ул Свияжск-Буа-Ульяновск тимер юл линиясе 75 ел, Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан ачылды.

(Буа, 14 май, "Татар-информ", "Байрак"). Буа музеенда уникаль күргәзмә эшли башлады. Ул Свияжск-Буа-Ульяновск тимер юл линиясе 75 ел, Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан ачылды, дип яза район газетасы.

Күргәзмәдә Буа тимер юл станциясенең төзелеш тарихы макетларда күрсәтелгән. Макетны ПЧ-20 элеккеге начальнигы Илгиз Нигъмәтуллин берничә ай дәвамында үзе ясаган. Макетлар туңдырма, ролл таячклары, шырпы, уенчык паровозлар һәм башкалардан тора. Соңгылары төймәгә баскач хәрәкәт итә. Илгиз Нигъмәтуллин киләчәк тимер юл станциясен дә модельләштергән, андагы җил тизлеге белән йөрүче сапсаннар Буаны Кытай белән тоташтырырга тиешләр. Бу кызыклы күргәзмәне район мәктәпләреннән килгән укучылар да карый алды. Шулай ук һәрбер буалы бирегә кереп “Буа” тимер юл станциясенең тарихы белән таныша ала.

Свияжск-Буа-Ульяновск тимер юл линиясен төзелеше турындагы фильмны (моннан 5 ел элек төшерелгән) Түбән Новгородлылар эшләгән. Аны безгә Буа музее хезмәткәрләре тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100