Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Буа мөхтәсибәтендәге мәчеткә Фәхретдин ишан исеме бирелде
Буа районының Норлат авылындагы мәчеткә Сембер губернасы Буа өязенең танылган дин эшлеклесе Фәхретдин ишан Норлати исемен бирү уңаеннан тантаналы җыелыш узды. Әлеге вакыйга барышында мәчет диварына истәлек тактасы куелды. Чарада авылдашлар, мәхәллә халкы, Буа районы имам-мөхтәсибе һәм Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов, шулай ук авыл мәчете имамы Фаяз хәзрәт Гафуров катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Илмир хәзрәт үз исеменнән катнашучыларны әлеге тарихи вакыйга белән тәбрикләде һәм авыл халкын диндә бердәмлеккә өндәде. Тәкбир әйтеп кунаклар һәм авыл халкы тантаналы рәвештә истәлек тактасын ачты, аннан соң рәсми чыгышлар булды. Катнашучылар Коръәннән сүрәләр укып, Фәхретдин ишан рухына дога кылды.
- Дәмелла Фәхретдин Норлати (Фәхретдин Мостаев) – шагыйрь, мөгаллим, Татарстанның көньяк-көнбатыш өлеше – Тау ягының танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе. Ул 1804 елны Сембер губернасының Буа өязендәге Норлат авылында (хәзер Татарстанның Буа районына керә) дөньяга килә. Башлангыч дини белемне әтисе Мостай хәзрәт мәдрәсәсендә ала. ХIХ гасырның егерменче елларында укуын Казандагы Иске таш мәчеттә, 11 нче номерлы мәчеттә, соңрак Бохарада дәвам иттерә.
- XIX гасырның кырыгынчы еллары башында Фәхретдин хәзрәт туган авылы Норлатка әйләнеп кайтып, әтисе мәчетендә имам булып эшли башлый. Егерме ел буена төрле остазлардан алган белемен хәзрәт авыл халкына, яшь буынга ирештерә. Ул уку-укытуга, вәгазьләр сөйләүгә, әхлак тәрбиясе бирүгә бар көчен куя.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз