news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Буа мөхтәсибәтендә «Мосафир» мәчетен төзекләндерү эшләре башланды

Буа мөхтәсибәтендә «Мосафир» мәчетен төзекләндерү эшләре башланды
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бу көннәрдә Буа районы Татар Биморзасы (русча атамасы Татарское Пимурзино) авылында урнашкан «Мосафир» мәчетен төзекләндерү эшләре башланып китте. Әлеге гыйбадәт йорты Казан – Ульяновск федераль трассасында урнашкан.

Төзекләндерү эшләре Зариповлар гаиләсе тырышлыгы белән алып барыла. Бу изге эштә авыл халкы һәм Буа районы мөселманнары да катнаша, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

1997нче елда ачылган мәчеттә тәһарәт алу бүлмәсен яңарту күздә тотыла. Хәзерге вакытта идән җәелә, канализация ясау һәм су җылыткыч урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Болар барысы да юлчыларга тәүлекнең теләсә кайсы вакытында мәчеткә кереп, тәһарәт алып, уңайлы урында намаз уку мөмкинлеген тудыру өчен эшләнә. Мәчет агачтан төзелгән, бер катлы.

Буа районы «Мосафир» мәчетен төзекләндерү эшләренә һәркем үзеннән өлеш кертә ала, диелә хәбәрдә. Реквизитлар ТР Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot